news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спортчы Колесниченко БРИКС Уеннарында Россия җыелмасы өчен беренче алтын медаль яулады

Россия спортчысы Светлана Колесниченко синхрон йөзү буенча ярышларда ялгыз техник программада БРИКС уеннарында РФ җыелма командасы өчен беренче алтын медаль яулады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.

Ул 313,6900 балл җыйды. Беларусь спортчысы - Василина Хондошко (296,4750) – икенче, Үзбәкстан вәкиле Диана Онкес (229,9334) өченче урынга лаек булды.

Колесниченко – өч тапкыр Олимпия чемпионы, 16 тапкыр дөнья чемпионы һәм Европа беренчелекләренең 11 мәртәбә җиңүчесе.

БРИКС Уеннарын ачу тантанасы 12 июньдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узды. Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия һәм Татарстанның спорт министрлары, шулай ук видеоэлемтә буенча дәүләт башлыгы Владимир Путин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot