news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортчыны допинг куллануга этәргән өчен җинаять җаваплыгы көтәргә мөмкин

Допинг өчен җәза билгелән, әмма спортчыга кагылмаган яңа закон проектын тәкъдим итүчеләрнең берсе - Татарстаннан сайланган депутат.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Допинг куллануга этәргән өчен җинаять җаваплыгы гамәлгә ашырылырга мөмкин. Россия Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын көзге сессиядә караячак, дип сөйләде журналистларга Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"да парламентның түбән палатасы эшенең өстенлекле юнәлешләренә багышланган матбугат конференциясендә.

Мөгаен, җәза тренерларга, табибларга һәм белгечләргә яный. Спортчылар өчен җинаять җаваплылыгы кертү планы юк, аларга карата санкцияләр болай да җитәрлек.

«Спортчы ярышларга кертелми, акчалата бүләкләрне кайтара, һөнәрен югалта. Ә чынлыкта, әгәр анализ ясасак, якынча 95 процент очракта спортчыны допинг куллануга белгечләр этәргән. "Нәтиҗә күрсәт – шул чакта безнең премия 100 процент, 200 процент була", – диләр алар. Шуңа күрә без бу категориягә карата чикләүләр кертергә телибез», – дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.

РФ парламенты вәкиле тренерларга каршы ниндидер кампания турында сүз бармый, бу нормалар допинг куллану факты расланган очракта гына куллану планлаштырылуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100