news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортчыларда бронхиаль астманы дәвалый торган кайбер дарулар допинг санала

Рөстәм Фәссахов спортчыларда бронхиаль астма киң таралуын белдерде.

Спортчыларда бронхиаль астманы дәвалый торган кайбер дарулар допинг санала
Султан Исхаков

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бронхиаль астманы дәвалау өчен препаратлар спортчылар өчен допинг булып тора. Бу хакта бүген бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бронхиаль астмага каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллерголог-иммунологы Рөстәм Фәссахов хәбәр итте.

"Бүген астма спорт дөньясында мөһим проблемага әйләнде", – дип Рөстәм Фәссахов Норвегия җыелма командасында биатлончылар һәм чаңгычыларның күпчелегендә астма булуын әйтте.

"Футболчы Дэвид Бекхэм – астматик. Бүген сәламәт спортчыларның шелтәсе бар, чөнки астманы дәвалый торган препаратларны сипсәң, бронхлар 20 процентка диярлек киңәя. Ә сәламәт кешеләрнеке 10 процентка. Ягъни, бронхларга кислород күбрәк керә дигән сүз, кайбер узышларда җиңәр өчен дә бу роль уйнарга мөмкин. Спортчыга даруны табиб эчәргә куша, ә ул, баксаң, допинг кебек кабул ителә. Халыкара допингка каршы комитет рәисе үз вакытында астматиклар өчен аерым Олимпиада ясыйсы булыр дип тә әйткән иде, чөнки спортчылар канәгать түгел. Астма белән чирләүчеләр артык күп алайса. Ингаляторлар бронхларны киңәйтә, алар спортчылар өчен катгый тыелган эфедринның туганы санала", – ди Рөстәм Фәссахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100