news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортчы Зәки Валемеев хөрмәтенә Түбән Новгородта көрәш буенча өлкә чемпионаты узды

Легендар спортчы һәм атаклы тренер Зәки Валемеевка 70 яшь тулды.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", “Туган як”, Илнар Садеков). Түбән Новгород өлкәсендә танылган шәхес, Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, легендар спортчы һәм атаклы тренер Зәки Әнвәр улы Валемеевның 70 яшьлек юбилее хөрмәтенә, өлкәнең Көрәш федерациясе Сергачның “Лидер” спорт комплексында популяр милли спорт төре буенча өлкә чемпионаты оештырды, дип хәбәр итә Түбән Новгородның “Туган як” татар газетасы.

Анда 14 авырлыкта бил алышырга өлкәнең Пильна, Сергач, Спас, Кызыл Октябрь районнарыннан, Түбән Новгородтан, Бордан 100 гә якын көрәшче килде, шул исәптән Сергачның яшүсмерләр мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнүче балалар да беренче тапкыр зур келәмгә чыкты. Ярышлар алтын кушак иясе Рәис Мөҗипов җитәкчелегендәге хөкемдарлар коллегиясе карамагында параллель рәвештә ике келәмдә барды.

Юбилярны гомер бәйрәме белән Кызыл Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөләйманов, өлкә татарлары мохтарияте Башкарма директоры Рамил Салихҗанов тәбрикләде, милли спортны үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәтләрен белдерде.

Өлкәнең билбаулы көрәш федерациясе президенты Максут Сәмиуллин Зәки Валемеевны өлкә спорт министры Сергей Панов исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шулай ук Максут Сәмиуллин шушы ярышларны оештырырга булышучы Рәис Мөҗипов белән Әнәс Фазлуллинга да министрлык исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Юбилярның якын дусты Рәис Мөҗипов та юбиляр исеменә күп җылы сүзләр әйтеп, аны
истәлекле бүләк белән бүләкләде. Ярышларның сәркәтибе һәм Зәки әфәнденең туганы Әдип Валемеев Россиянең Көрәш федерациясе идарәсеннән юбилярга юлланган тәбрик хатын укыды.

Зәки Валемеев җавап сүзендә аның абруена ярышлар оештырылганы белән шат һәм горур булуын белдерде, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм бу чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия ярышларына команда туплануы турында белгертте.

Призлы урыннар алучыларны медальләр, кубоклар һәм грамоталар, ә берничә зур авырлыкта җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр белән танылган көрәш ветераннары, тәҗрибәле хөкемдарлар бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100