news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортчы Ирек Зиннуров Кайбыч укучыларына йөзү буенча мастер-класс үткәрде

Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры балаларга дөрес итеп йөзү алымнарын күрсәтте.

 (Кайбыч, 14 сентябрь, «Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Олы Кайбыч мәктәбеннән бассейнга килгән укучыларны бәхет басты: күнегүләр вакытында алар янына Казан шәһәрендәге су тубы буенча “Синтез” клубы вице-президенты, команданың баш тренеры Ирек Зиннуров үзе килде! Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, дөнья һәм Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры, “Бердәм Россия” партиясеннән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат укучыларга йөзү төрләре, су тубы уйнаганда кулланылучы алымнар турында сөйләде, мастер-класс күрсәтте. Соңыннан, укучыларны ике командага бүлеп, ярыш үткәрде. Яшь йөзүчеләр белән бергә Ирек абыйлары үзе дә суга чумды, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы сайты.

“Менә шулай бергә, бер команда булып, спорт залында шөгыльләнүегез - мактауга лаек күренеш. Минем барлык җиңүләрем дә безнең команданың бердәм булуына бәйле булды, – диде Ирек Зиннуров. – Олы Кайбычтагы “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы миңа бик ошады. Биредә мәктәп укучылары, авыл яшьләре, өлкәннәр өчен спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнергә уңайлы шартлар тудырылган. Сезгә бу мөмкинлектән тулырак файдаланырга кирәк. Россиянең кайбер шәһәрләрендә мондый спорт корылмалары әлегә юк. Республикабыз Президенты, район җитәкчелегенең халыкның сәламәтлеге турында кайгыртуы күз алдында. Без барыбыз да бер командада”.

Соңгы вакытта республикабыз мәктәпләрендә физкультура дәресләре вакытында балаларны йөзәргә өйрәтә башлау турында сүз алып барыла. Алдан төзелгән график буенча район мәктәпләрендәге барлык укучылар да узган уку елында бассейнга йөрде. Дәресләр быел да дәвам итә. Район үзәгенә якын авыллардан укучылар да йөзү секциясенә йөри.

“Спортның су тубы төрен телевизордан күргәнебез бар иде, үзебезнең уйнап караганыбыз булмады. Кызык уен икән! Шундый дәрәҗәләргә ирешкән Ирек абыйның гадилеге, үтемле итеп аңлатуы безгә бик ошады”, – диде укучылар.

Су тубы уены укучыларда зур кызыксыну уятты, киләчәктә бәлки алар арасыннан да Ирек абыйлары кебек дөнья чемпионнары чыгар. Бадминтон кебек, спортның бу төре дә популяр уенга әйләнер әле, диелә Кайбыч районы газетасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100