news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спортчы Гекдениз Карадениз: "Бөтен кешелек өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш"

Гекдениз Карадениз һәм "Зәкать" хәйрия фонды Казанда өлкәннәр өчен хәйрия ашы уздырды.

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бөтен кешелек дөньясы өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш, дип саный "Рубин" клубы футболчысы, "Зәкать" хәйрия фондының даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз. Бу хакта ул бүген журналистларга “Туган авылым” ресторанында белдерде. Биредә Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды һәм Гекдениз Караденизның иганә ярдәме белән төшке аш уздырылды. Бәйрәм чарасына Татарстан Инвалидлар җәмгыятенең 50 әгъзасы чакырылган иде. Төшке ашка чакырылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә шулай ук бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Хәйрия ашын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән уку белән ачып җибәрде. Ул бәйрәм чарасына җыелган өлкәннәрне сәламләп, аларны бәйрәм белән тәбрикләде. Мөфти пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмнең бер хәдисендә “кем сабый балаларга мәрхәмәтле, өлкән яшьтәгеләргә әдәпле булмаса, ул безнекеләрдән түгел” дип язылганын әйтте. “Бу чараның сәбәпчесе булган Гекдениз кардәшебездән Аллаһ разый булсын”, - диде.

“Кайчак без мөселман кардәшләребезгә “нишләп намазга басмыйсыз”, - дибез. Алар безгә пенсиягә чыгыйм әле, балаларымны аякка бастырыйм әле, йортымны салып бетерим әле, аннан намаз укырмын ди. Пенсиягә чыккач, кабат шул сорауны бирәбез – ә ул хәтерем юк, ятлап булмый ди. Аллаһының рәхмәте киң, Раббыбыз тәүбә кылсак, безнең гөнаһларыбызны гафу итә”, - диде мөфти. Аннан ул: “Кая керергә җиңел – җәһәннәмгәме, җәннәткәме?” - дип сорау бирде. “Җәһәннәмгә керер өчен акча түлисе бар – тәмәке тартасың, аракы эчәсең – акча түлисең, зина кыласың, дискотекаларга йөрисең икән – акча түлисең. Бу дөньяда бушлай гөнаһлар юк. Җәннәт исә – бушлай. Аллаһка ышану – бушлай. Намаз кылу, мәчеткә керү – бушлай. Мәчеттә билет сорап торучы юк. Ураза тоту шулай ук бушлай. Рамазан аенда изге гамәлләребез меңгә тапкырлана. Тәүбә кылсаң, гөнаһ ярлыкана”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкать" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин төшке ашка җыелганнарга “Әбиләрем, бабайларым” дип мөрәҗәгать итте. Өлкәннәр көне уңаеннан аларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. Ирек Җиһаншин "Зәкать" хәйрия фондының мохтаҗларга төрлечә булышуын билгеләп узды. Чалынган Корбан итенең күп балалы, авыру, ятим, аз керемле гаиләләргә өләшенүен әйтте.

Гекдениз Карадениз бәйрәм кунакларын сәламләп: “Форсаттан файдаланып, сезне бәйрәм белән тәбриклим. Сезнең белән бер өстәл артында утыру – минем өчен зур бәхет. Без һәрвакыт сезне ихтирам итәргә тиеш”, - дип, җыелган өлкәннәргә мөрәҗәгать итте. “Бүген без җомга намазыннан соң монда килдек. Минем өчен өлкәннәр – әби-бабайлар кадерле кешеләр. Без аларны ихтирам итәргә тиеш. Гомумән, бөтен кешелек өлкәннәрне хөрмәт итәргә тиеш”, - дип белдерде спортчы журналистларга.

Җыелган кунакларга Камил хәзрәт Сәмигуллин Хаҗ сәфәреннән алып кайткан Зәм-зәм суыннан авыз иттерде. “Зәм-зәм суы – гади су түгел. Хәдисләрдә нинди дога кылсак, шул кабул булыр диелә”, - дип, кыйблага карап, аны эчәргә кушты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларга биргән интервьюсында Аллаһы Тәгалә яшерен төстә эшләргә кушкан гамәлләр булуын билгеләп узды. Мисал өчен, сәдака. “Әмма зәкатькә килгәндә, аны ачык рәвештә башкарырга кирәк, чөнки ул фарыз. Башкаларга үрнәк күрсәтү өчен кеше моны ачык төстә эшләргә тиеш. Шул рәвешле без бу хакта бер-беребезгә искәртеп, яхшылыкка этәрәбез. Әгәр җәмәгатьчелек вәкилләре ниндидер изге эш башкарса, алар шул рәвешле үрнәк күрсәтә. Артистлар, сәясәтчеләр, спортчылар изге эш башкарса, аннары халык моны искә төшерә”, - дип, мөфти иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде. Ул Корбай бәйрәмендә дә кемнеңдер акчалата, кемнеңдер ит белән булышканын әйтте. “Андый кешеләр булганда, Иншалла, динебез юкка чыкмас”, - диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100