Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Канадада узган Гран-придагы җиңүе турында сөйләде
Ванкуверда узган Гран-при нәтиҗәләре буенча Россиянең фигуралы шуу осталары барлык призлы урыннарны да яулады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Канадада узган Гран-при ярышларында җиңү яулавына һәм рекордлы күрсәткечкә ирешүенә шат булуын белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы хәбәр итә.
«Спорт-Эксперсс» газетасы язуынча, 15 яшьлек спортчы ирекле программада һәм кыска, ирекле программалар суммасы буенча дөнья рекордларын яңартып, 265,08 балл (84,19 + 180,89) туплады.
«Үз программамны үти алуыма шатмын. Программада уйлаган әйберләрнең барысын да тормышка ашырырга тырыштым. Бу минем өчен төп бурыч иде. Чыгышымны югары бәяләүләренә шатмын», - дип искәртте ул.
Вәлиева программаларны тагын да яхшырак үтәргә тырышачагын әйтте.
Ванкуверда узган Гран-при нәтиҗәләре буенча Россиянең фигуралы шуу осталары барлык призлы урыннарны да яулады. 232,88 балл җыйган Елизавета Туктамышева – икенче, Алена Косторная (214,54) өченче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз