Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алинә Заһитова татарстанлыларны Республика көне белән котлады
Олимпия чемпионы үзенең Инстаграмында мөрәҗәгать урнаштырды.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Ул видеомөрәҗәгать яздырган һәм аны Инстаграм социаль челтәрендәге битенә урнаштырган.
«Кадерле Татарстан халкы, сезне Республика көне белән котлыйм. Зур спортка беренче адымнарымны нәкъ менә Татарстанда ясавым белән горурланам. Ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт», — диде Алинә Заһитова.
Фигуралы шуу остасы сүзләренчә, республикада спорт инфраструктурасы интенсив үсеш ала. «Монда һәр спорт төренә зур игътибар бирелә, һәм фигуралы шуу да — искәрмә түгел. Тиздән фигуралы шууның яңа йолдызлары барлыкка килер дип ышанам», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз