news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбиб Нурмөхәммәтов: Казанда үз залымны ачарга планлаштырам

UFC турнирының элеккеге чемпионы Болгар ислам академиясендә дә булды.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Россиянең танылган катнаш көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәммәтов Казанда үз залын ачарга планлаштыруы турында сөйләде.

«Татнефть»кә Казанда Eaglefcmma турнирын оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт. Шулай ук бу сәфәр кысаларында Әлмәттә булдым. Анда яшь спортчылар белән очраштым һәм спорт комплексларын карадым. Әле Татарстанга турнирлар белән киләчәкбез, шулай ук Казанда үз залымны ачарга планлаштырам. Киләсе очрашуга кадәр, дуслар», — дип язган Хәбиб Нурмөхәммәтов инстаграм социаль челтәрендә үз битендә.

Шулай ук җиңел авырлыкта UFC турнирының элеккеге чемпионы Болгар ислам академиясендә дә булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100