news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны ун ел эчендә ике тапкыр арткан

Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы уңышларны төрле дәрәҗәдәге программаларның тормышка ашырылуы белән бәйли.

Түбән Камада сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны ун ел эчендә ике тапкыр арткан
tat.e-nkama.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Түбән Камада физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны ун ел эчендә ике тапкыр арткан. Бу турыда Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Клипачев сүзләренә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итте.

Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы уңышларны төрле дәрәҗәдәге программаларның тормышка ашырылуы белән бәйли. Бу чаралар шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын 2010 елда 22 проценттан 2019 елда 48 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде.

Рөстәм Миңнехановның 100 программасы һәм проекты кысаларында Түбән Камада күп кенә спорт объектлары төзелде. Аның ярдәмендә «Ярыш» комплексы, «Кояшлы алан» паркы, кырыктан артык уңайлы спорт мәйданчыгы, мини-футбол өчен 22 кыр, Кама Аланында «Аквамарин» ябык бассейны һәм башка объектлар ачылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100