news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада быел яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк

Өч спорт мәйданчыгы төзелешенә Татарстан бюджетыннан 15 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Түбән Камада быел яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк
tat.e-nkama.ru

(Казан, 31 март, "Татар-информ").  Түбән Камада 2020 елда яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Александр Клипачев җиткерде, дип хәбәр итә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты.

Өч спорт мәйданчыгы төзелешенә Татарстан бюджетыннан 15 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаларга 20нче мәктәп территориясендә мини-футбол кыры, «Патриот» үзәге территориясендә волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчыклар төзү планлаштырыла.

"2020 елда Тукай урамы, 23 адресы буенча урнашкан ябык футбол манежын төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте җитәкче. - Моннан тыш, 50 метрлы ябык йөзү бассейны төзү мәсьәләсе дә карала".

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100