news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта скандинав йөреше буенча мастер-класслар үткәрә башладылар

«Сәламәтлек сукмагы» дип аталган социаль үзәк проекты Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңде.

Мамадышта скандинав йөреше буенча мастер-класслар үткәрә башладылар
«Нократ»

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта Скандинав йөреше буенча күнегүләр башланды. «Кайгырту» социаль үзәгендә Скандинав йөреше берничә ел алып барыла.

Күптән түгел «Сәламәтлек сукмагы» дип исемләнгән үзәк проекты Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңде. Откан акчаларга биредә 25 пар скандинав таягы сатып алганнар һәм өлкән яшьтәге мамадышлылар белән дәресләр үткәрә башлаганнар. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

Социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире сүзләренчә, быел үзәк хезмәткәрләре барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар сериясен башларга карар иткән. «Скандинав йөреше — ул гадилек, нәтиҗәлелек һәм сәламәтлек. Шул ук вакытта мондый спорт зур финанс чыгымнары таләп итми», — диде ул.

Скандинав йөреше өчен таяк комплектының бәясе 900 сумнан башлана. Мастер-классларда аларны бушлай бирәләр. Оештыручылар башлаучы спортчыларга гади чаңгы таякларының монда туры килмәячәген аңлата. Йөкләнеш бөтен мускул корсетына тигез таралырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100