"Ак Барс" "Динамо" алдында көчсез

"Ак Барс" "Динамо" алдында көчсез

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). "Ак Барс" Россия хоккей Суперлигасының чемпионаты вакытында Мәскәүнең "Динамо" командасын бер тапкыр да җиңә алмады. Моңа кадәр ак-зәңгәрләр белән өч очрашуда бер очко гына җыйган казанлылар якшәмбе сезонда дүртенче тапкыр Владимир Крикунов командасы белән очрашты. Казанның Спорт сараенда ике президент (Татарстанныкы - Минтимер Шәймиев, "Татнефть" һәм "Ак Барс" ХСК - Шәфәгать Тәһәүтдинов), шулай ук Федераль физик культура һәм спорт агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Фетисов катнашында үткән чемпионатның ике фавориты очрашуы 3:2 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамланды.

Беренче периодта матчка исәп ачкан Алексей Морозов алкасына каршы кунаклар командасыннан Марков белән җавап бирде. Икенче 20 минутта Фрэд Брэтуэйт капкасына Бартечко һәм Мирнов алкаларыннан соң динамолыларның өстенлеге ачык сизелде. Матчның соңгы өченче өлешендә исәпне кыскарткан алка - Данис Зарипов исәбендә. Нәтиҗәдә, 2:3 - чемпионатта элеккечә дүртенче урында торган һәм чемпионат лидеры "Динамо"дан 15 очкога артта калучы "Ак Барс"ның сезонда 15нче тапкыр җиңелүе.

Ә менә Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы икенче тапкыр рәттән спорт һәвәскәрләрен шатландырды. Узган җомгада Всеволод Елфимов карамагындагы команда үзләрендә 6:2 исәбе белән "Динамо"ны җиңгәч, түбән камалылар үзләрендә чемпионатта өченче урында торучы Магнитогорскиның "Металлург" командасын 3:0 белән җиңде. "Нефтехимик" рәттән ике тапкыр җиңүгә ирешү нәтиҗәсендә турнир таблицасында 9нчы урынга менде һәм 8 урында торучы "химик"тан 6 очкога артта бара.