news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дакар» раллиенда «КАМАЗ-Мастер» машиналарына ТАССРның 100 еллыгы билгесе куелачак

Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә.

«Дакар» раллиенда «КАМАЗ-Мастер» машиналарына ТАССРның 100 еллыгы билгесе куелачак
kamazmaster.ru

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2020» раллиена бара торган машиналарына ТАССРның 100 еллыгы символы куелачак. Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә.

Шушы көннәрдә «КАМАЗ-Мастер» Согуд Гарәбстанына китте. Татарстан командасы ярышларга дүрт КАМАЗ-43509 спорт йөк машинасы чыгарачак.

Ярыш 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә башланачак һәм 17 гыйнварда Киддияда тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 7,8 мең км тәшкил итәчәк.

Корольлек «Дакар» кабул итүче илләр тарихында утызынчы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot