Мамадышта чаңгыда узышу буенча тәүге мәртәбә бәйгеләре үткәрелде

Кызлар 3 километрлы дистанциядә көч сынашсалар, малайлар 5 километрда җитезлекләрен күрсәттеләр

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Чаңгыда узышу. Узган атнада спортның әлеге төре буенча тәүге мәртәбә район бәйгеләре үткәрелде. Кызганычка каршы, чаңгы юлларына, барлык мәктәпләргә дә положение җибәрелүгә карамастан, 1995нче елда туган һәм яшьрәк 70 кенә чаңгычы басты. Кызлар 3 километрлы дистанциядә көч сынашсалар, малайлар 5 километрда җитезлекләрен күрсәттеләр. Нәтҗәдә, Владимир мәктәбе яңа сезонда да беренчелекне беркемгә дә бирмәс, ахрысы. Әлеге белем бирү учреждениесеннән Елена Кириллова белән Николай Кушаев трассада иң җитез булдылар. Ә Гена Тупаев икенче урынны яулады. Кызлар арасында шундый ук нәтиҗәгә шәһәрдәге 2нче санлы лицейдан Гүзәл Мухиева иреште. Өченче урыннарда – Шәдче һәм Җөри мәктәпләреннән Екатерина Ачаева белән Булат Мостафин.