news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була

Ил беренчелегендә 40 төбәктән 200дән артык көрәшче катнашачак.

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була
Салават Камалетдинов

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Россия чемпионаты 3-5 декабрь көннәрендә Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты спортзалында үтәчәк, дип хәбәр итә Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Ил беренчелегендә 40 төбәктән 200дән артык көрәшче катнаша. Көрәшчеләр ун үлчәү авырлыгында бил алышачак.

4 декабрь 09:00–17:00 сәгатьтә һәр үлчәү авырлыгында беренчел әйләнешләр, 5 декабрь 09:00 сәгатьтә ярымфинал һәм финал алышлары үтәчәк.

Татарстан данын 21-23 ноябрь көннәрендә узган Татарстан беренчелегендә чемпион калган көрәшчеләр яклаячак. Алар:

60 кг — Алексей Абрамов

65 кг — Илназ Миңмуллин

70 кг — Ислам Фәләхов

75 кг — Рафаэль Кәлимуллин

80 кг — Ренас Кәлимуллин

85 кг — Раил Сәлахетдинов

90 кг — Илмир Төхвәтуллин

100 кг – Руслан Рафиков

130 кг — Радик Сәлахов

130 кг нан югары — Фирдүс Зәйнуллин

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100