news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Динамо»га җиңелде

«Ак Барс» киләсе уенын Дубайда үткәрәчәк.

«Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә «Динамо»га җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәүнең «Динамо»сына җиңелде.

«Динамо» — «Ак Барс» матчы исәбе — 4:1. Уен Мәскәүдә узды.

Беренче период. Икенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Динамо» һөҗүмчесе Эрик О’Дэлл исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Сигезенче минутта «Динамо» хоккейчысы Богдан Якимов гол кертте (2:0).

Өченче период. Җиденче минутта «Динамо» күпчелектә гол кертте. «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов алканы тотып алды, тик видеокабатлаудан соң, ул аны, алка капка сызыгыннан үткәннән соң, тотканы ачыкланды. Гол авторы — «Динамо» капитаны Вадим Шипачёв (3:0).

Ундүртенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы һөҗүмчесе Даниил Тарасов гол кертте (3:1). Даниил Тарасов — «Динамо» хоккей мәктәбе шәкерте һәм 2015-2021 елларда «Динамо» өчен уйнаган хоккейчы. Аңа голга китергән нәтиҗәле пасларны Стивен Кэмпфер һәм Дмитрий Кагарлицкий бирде. Дмитрий Кагарлицкий да узган сезонда әлеге Мәскәү командасы уенчысы иде.

Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, алка «Динамо» капкасына керде. Хөкемдарлар берничә минут дәвамында видеокабатлау карады һәм, гол вакытында кәшәкә капкадан югары күтәрелгән иде, дигән нәтиҗәгә килде. Алка исәпкә алынмады (3:1). Периодның соңгы минутында «Динамо» капитаны Вадим Шипачёв алканы «Ак Барс»ның буш капкасына кертте (4:1).

Командалар составы:

«Динамо»

  • Ерёменко (Бочаров);
  • Галиев — Шипачёв — Ведин, Белов — Сергеев;
  • Линдберг — О’Делл — Рашевский, Миронов — Бойков;
  • Фёдоров — Якимов — Муранов, Волков — Зайцев;
  • Петунин — Ефремов — Игумнов, Тринеев, Зайцев.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Воронков — Галимов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Кагарлицкий — Линдхольм — Панюков, Лямкин — Рукавишников;
  • Лукоянов — Сафонов — Дыняк (Квартальнов), Адамчук.

«Ак Барс» киләсе уенын Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә үткәрәчәк. Омск шәһәренең «Авангард» командасы һәм Казанның «Ак Барс»ы 3 декабрь көнне көч сынашачак. Уен 16:15 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100