Азнакай хатын-кызлары Әниләр көне уңаеннан волейболда көч сынашкан

Ярыш “Чатыр-Тау Арена” универсаль спорткомплексында узган.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, “Маяк”). “Чатыр-Тау Арена” универсаль спорткомплексында Әниләр көне уңаеннан волейбол буенча район турниры үтте. Ярышларда почтамт, “Азнакай җылылык челтәре” предприятиесе, администрация, мәгариф идарәсе, үзәк сырхауханә, мәдәният идарәсендә хезмәт куючы гүзәл затлар катнашты, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru.

Бу көнне оста итеп туп чөйгән кызларга хәтта күз дә иярмәде. Бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Беренче урынны мәгариф идарәсе, икенчене – ак халатлылар, өченче урынны район администрацияcе командасы яулады.