news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» үзенең элекке уенчыларына һәм Казан хоккей мәктәбе шәкертләренә җиңелде

«Ак Барс» 5:0 исәбенә «Трактор»га оттырды.

«Ак Барс» үзенең элекке уенчыларына һәм Казан хоккей мәктәбе шәкертләренә җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Чиләбе шәһәренең «Трактор» командасына 5:0 исәбенә җиңелде.

Матч Чиләбедә узды. Әлеге уенда «Трактор» командасы составында 2018 елда, «Ак Барс»та уйнап, Гагарин Кубогын җиңгән капкачы Эмиль Гарипов, һөҗүмче Владимир Ткачёв һәм сакчылар Альберт Яруллин белән Роман Манухов бозга чыкты.

Эмиль Гарипов, Владимр Ткачёв, Альберт Яруллин — Казан хоккей мәктәбе шәкертләре. Беренче икесенең «Ак Барс»ка каршы уйнаганнары бар иде, ә Альберт Яруллинга бүген беренче тапкыр туган командасына каршы уйнарга туры килде.

Беренче период. Икенче минутта «Трактор» һөҗүмчесе Виталий Абрамов исәпне ачты (1:0). Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Трактор» икенче алкасын кертте, гол авторы — Никита Тертышный. Әлеге алкадан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: Тимур Билалов урынына Игорь Бобков чыкты.

26 октябрьдә «Автомобилист»ка каршы уенда, киресенчә, Игорь Бобковны ике алкадан соң Тимур Билаловка алмаштырган иделәр.

Икенче период. Уналтынчы минутта Вячеслав Основин «Ак Барс» капкасына өченче алканы кертте (3:0). Һөҗүмче Вячеслав Основин 2018-2019 елларда Казан командасы өчен уйнаган иде.

Өченче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» капкасына дүртенче алка керде, голны Лукаш Седлак кертте (4:0). Уналтынчы минутта Кирилл Капустин исәпне 5:0 итте.

Командалар составы:

«Трактор»

  • Гарипов (Вилл);
  • Калинин — Бывальцев — Пулккинен, Манухов — Яруллин;
  • Тертышный — Седлак — Абрамов, Телегин — Бэйлен;
  • Основин — Ткачёв — Капустин, Карпухин — Исаев;
  • Рольгизер — Шолохов — Фатеев, Алексеев — Кирпичников.

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Воронков — Петров, Лямкин — Адамчук;
  • Панюков — Сафонов — Дыняк, Лучевников — Янчевский;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Кателевский), Журавлёв.

«Ак Барс»ның киләсе уены Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда булачак. «Ак Барс» — «Авангард» матчы 1 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100