news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәлил Шәйхетдинов: Татарстанда тхэквондо югары дәрәҗәдә

Казаның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 29-30 сентябрь көннәрендә тхэквондо буенча Корея Республикасы Илчесе кубогы ярышлары уза.

Хәлил Шәйхетдинов: Татарстанда тхэквондо югары дәрәҗәдә
Михаил Захаров

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ", Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тхэквондо буенча Корея Республикасы Илчесе кубогына карата үз мөнәсәбәте турында сөйләде.

“Корея Республикасы Илчесе Кубогының унынчы юбилей ярышларын уздыру безнең өчен зур мәртәбә. Татарстанның ирләр һәм хатын-кызлар командаларының финалга чыгуына шатмын. Бу Татарстанда тхэквондоның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Чара җанатарларга ошар дип өметләнәм”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Шулай ук Спорт министры урынбасары белдергәнчә, Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан. Алар алга таба хезмәттәшлек буенча планнар турында фикер алышкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot