news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда урман белгечләре катнашында узган волейбол ярышлары җиңүчеләре ачыкланды

Ярышлар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланды.

Аксубайда урман белгечләре катнашында узган волейбол ярышлары җиңүчеләре  ачыкланды
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган волейбол ярышлары узды. Турнирда Татарстан «Аксубай урманчылыгы» һәм участок урманчылыклары хезмәткәрләре катнашты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Аксубай участок урманчылыгы командасы алды. 2 нче урында — Чабаксар участогы җыелма командасы, 3 нче урында — «Аксубай урманчылыгы».

Барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot