news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбиров Башкортстан рапирачысын Токиода Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады

Республика җитәкчесе ярышларда спортчыларның киеренке көрәшен билгеләп үтте һәм барлык командага яхшы казанышлары өчен рәхмәт белдерде.

Хәбиров Башкортстан рапирачысын Токиода Олимпиадада алтын медаль алуы белән котлады
«Башинформ»

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров телефоннан Россия рапирачыларын Токиода узучы Олимпиадада алтын медаль яулаулары белән котлады.

Телефон аша ул Башкортстан рапирачысы Аделина Заһидуллинаны алтын медаль яулавы белән котлады. 29 июльдә Башкортстан спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз илнең хатын-кызлар җыелма командасы составында Франция командасын җиңде. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.

Аделина Заһидуллина, Лариса Коробейникова, Инна Дериглазова һәм Марта Мартьянова зур җиңү яулады.

Республика җитәкчесе ярышларда спортчыларның киеренке көрәшен билгеләп үтте һәм барлык командага яхшы казанышлары өчен рәхмәт белдерде.

«Без бу медальне бик дулкынланып көттек. Сезгә ничек авыр булуын аңлыйбыз, без барысын да күреп тордык. Сезгә — бик зур әфарин! Шундый нәфис кыз бу Олимпиадада беренче алтын медалебез белән сөендерде, — диде Радий Хәбиров. — Бик зур рәхмәт сезгә. Горурланабыз һәм җан атабыз!»

Аделина Заһидуллина, үз чиратында, төбәк Башлыгына җылы сүзләре, котлавы һәм туган Башкортстан халкына ярдәме өчен рәхмәт белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100