news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Хәбиб Нурмагомедовка Коръән китабы тапшырдылар

Яшь спортчылар танылган көрәшчегә сораулар бирде, йолдыз белән фотога төште.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәткә катнаш көрәшләрнең Россия көрәшчесе, UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов килде. Ул нефть төбәге шәһәрендә «Нефтьче» хоккей әзерләү үзәгендә, «Мирас» спорт комплексында һәм «Алмет» мәдәни үзәгендә булды. Матбугат конференциясендә мөселман җәмгыяте вәкилләре кунакка Коръән бүләк итте.

«Дөньякүләм дәрәҗәдәге йолдыз килүе спортны популярлаштыруга зур өлеш кертә», — диделәр Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәтендә.

«Нефтьче» хоккейчыларны әзерләү үзәгендә һәм «Мирас» спорт комплексында танылган спортчы шәһәрнең спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Яшь спортчылар Хәбибкә сораулар бирде, йолдыз белән фотога төште. Хәбиб әлмәтлеләргә уңышлар һәм түземлек теләде, аның фикеренчә, спортта иң мөһиме — сабырлык һәм дисциплина.

«Шундый танылган спортчы белән очрашу һәм шәхсән аралашу яшь атлетларны рухландырачак, аларга көч бирәчәк һәм югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә этәрәчәк», — дип фикерләре белән уртаклашты муниципалитет хакимияте вәкилләре.

Шулай ук Хәбиб Нурмагомедов «Алмет» иҗтимагый үзәгендә булды, ул нефть төбәгендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен иң популяр ял итү урыннарының берсенә әйләнде.

Хәбиб үзенең бай эчтәлекле көнен футбол карау белән тәмамлады. «1998 елдан башлап Чемпионнар лигасының барлык финалларын да диярлек туры эфирда карыйм һәм бу финал искәрмә түгел», — дип язган ул үзенең Instagram битендә.

Сәфәр Катнаш сугышчан сәнгать федерациясе тарафыннан оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100