Брюссельдә Казанның тәкъдир итү күргәзмәсе ачыла

Бүген “Ла-Плаза” кунакханәсе территориясендә күргәзмә ачыла, анда Универсиада-2013не үткәрүгә дәгъва кылучы кандидат шәһәрләрнең стендлары тәкъдим ителәчәк
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Бүген Брюссельнең “Ла Плаза” кунакханәсе территориясендә күргәзмә ачыла, анда Универсиада-2013не үткәрүгә дәгъва кылучы кандидат шәһәрләрнең мөмкинлекләре тәкъдим ителгән стендлар урнаштырылачак.
Искәртеп узабыз, Универсиданы үткәрү хокукын яулау өчен Казанның тыш Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореяның Гван Джу шәһәрләре дә көрәшә.
Күргәзмә ачылышы тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Казанны тәкъдим итәчәк делегация составына Олимпиада чемпионнары Ирина Роднина, Елена Киселева, Николай Гуляев, Илгар Мамедов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин керә. Брюссельдә Россияне 100дән артык кеше – рәсми затлар, спортчылар, “Универсиада йөзе” конкурсында җиңгән студентлар, шулай ук “Казан-Брюссель” марафонында катнашучылар тәкъдим итә.
“Универсиада-Казан-2013” заявка бирү комитеты башкарма директоры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, Казан стендын ачуда Татарстанның иҗат төркемнәре, аерым алганда “Экстрим” дуэты, виртоуз балалайкачы Алексей Архипов катнаша. Стенд белән танышырга килүчеләргә Казан турында буклетлар, татар милли ашларын тәкъдим итәчәкләр. Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, бирегә килүчеләрнең барысына да 5 лалә – Универсиада чәчәкләреннән торучы букетлар таратылачак.
31 май көнне кандидат шәһәрләрне тәкъдир итү була, беренче булып кышкы Универсиада-2013не үткәрүгә дәгъва кылучы Марибо шәһәре күрсәтеләчәк. Соңыннан Виго, Казан һәм Гван Джу шәһәрләре тәкъдир ителәчәк. В.Леонов хәбәр иткәнчә, Казанны тәкъдир итү бер сәгатькә исәпләнгән.
Тәкъдир итүләр һәм FISU башкарма комитеты әгъзаларының киңәшмәсе тәмамланганнан соң, тавыш бирү булачак һәм рәсми рәвештә җиңүче шәһәрнең исеме игълан ителәчәк. Тавыш бирүдә 27 кеше катнашыр дип көтелә. Универсиада-2013 башкаласы Мәскәү вакыты белән 22 сәгатьтә хәбәр ителәчәк. Универсиада башкаласын игълан итү тантанасы “Яңа гасыр” телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк.