news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбиб Нурмагомедов «Рубин» футбол клубы курткасын киеп, күнегүләр ясаган видео куйды

31 яшьлек спортчы җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булып тора.

Хәбиб Нурмагомедов «Рубин» футбол клубы курткасын киеп, күнегүләр ясаган видео куйды
instagram.com/khabib_nurmagomedov

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Җиңел үлчәүдә UFC чемпионы булган Россия сугышчысы Хәбиб Нурмагомедов шушы көннәрдә Instagram челтәрендәге үз битендә видео куйган. Анда спортчының «Рубин» футбол клубы эмблемасы булган куртка киеп, тауларда күнегүләр ясаганы күренә.

«Биш яшьтән мин бу тауга йөгерәм, шулкадәр вакыт узды, бөтен тормыш диярлек», — дип язган Хәбиб Нурмагомедов.

Хәбиб Нурмагомедовка Казанның «Рубин» футбол клубы курткасын Дагыстан футболчысы 16 яшьлек Алекс Раджабов бүләк иткән булыра мөмкин. Яшь спортчы быел «Рубин» яшьләр командасы өчен уйный. Хәбиб Нурмогамедовның икетуган абыйсы Умар Нурмагомедов та «Рубин» футбол клубы логотибы булган куртка кигән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100