Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттән өч спортчы теннис буенча мастерлыкка кандидат исемен алды
Нормативны Гадел Гарифуллина, Кәрим Газизов һәм Тимурпулат Бабаджанов башкара алды.
(Әлмәт, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Өч әлмәтле теннис буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен алды.
Балаларны бу казаныш белән «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Әлмәт Теннис федерациясе президенты Виктор Смыков котлады.
Нормативны Гадел Гарифуллина, Кәрим Газизов һәм Тимурпулат Бабаджанов башкара алды. Рөстәм Нәбиулла улы билгеләп үткәнчә, спортчыларның уңышы «Татнефть» төзегән менә дигән спорт базасында һәм федерация һәм тренерлар составының сыйфатлы эшендә чагыла. Бу хакта «Нефть хәбәрләре»газетасы хәбәр итә.
Моннан тыш, нефтьчеләр кураторлык иткән теннис Татарстанның көньяк-көнчыгышында үз йогынтысын киңәйтә — нефть башкаласына төбәкнең башка шәһәрләре дә кушыла.
Яшь теннисчыларга спорт мастерлыгына кандидатларның күкрәк билгеләре, дипломнар һәм спорт инвентаре алу өчен сертификатлар тапшырылды. 2021 елда тагын сигез малай һәм кыз беренче разрядка, дүртесе — икенче разрядка, ә өч спортчы өченче разрядка ия булды. Федерация тренерлары да бүләксез калмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз