news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты төгәлләнде

Җиңүне Чаллыдан килгән Рөстәм Ахунов белән Эмиль Горячих яулады.

Сабада Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты төгәлләнде
http://saby-rt.ru/

(Саба, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Кичә Сабада Вордскилс стандартларының «Инносаб» — «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясе буенча Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты төгәлләнде. 

Шушы әһәмиятле чара уңаеннан районга Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм министры Альберт Кәримов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры  урынбасары Радик Гыйсмәтов килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчеләрне  аграр көллият эшчәнлеге, чемпионат барышы белән таныштырды. Аннары Альберт Кәримов Татарстан сәнәгатенә 4.0 индустриясе технологияләрен кертү» темасына  киңәшмә  үткәрде. Чыгыш ясаучылар республикада робот техникасын үстерү, сәнәгать предприяләренең җитештерү процессына югары технологиялләрне кертү юнәлешендә эшне тагын да  яхшырту зарурлыгын  билгеләп үттеләр.

Чемпионат  көне буе дәвам итеп, кичке сәгать биштә генә төгәлләнде. Җиңүне Чаллыдан килгән Рөстәм Ахунов белән Эмиль Горячих (укытучылары Алексей Сысолятин)  яулады. Алар Мәскәүдә «Fanuc» академиясендә «Fanuc»» роботларын тирәнтен программалаштыру» курсларында түләүсез уку өчен сертификат белән бүләкләнделәр.

Ярышта катнашкан  командаларга сертикатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, «ФАНУК» җәмгыятенең генераль директоры Александр Яшкин тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100