news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәтнең хоккей командасы җиңү яулады

Исәп 4:1.

Әлмәтнең хоккей командасы җиңү яулады
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

(Әлмәт, 30 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). «Нефтяник» хоккей командасы үз бозында Санкт-Петербургтан «СКА-Нева» командасы белән очрашты. 4:1 исәбе белән «Нефтяник» җиңде. 

Көндәш команданың капкасына беренче шайбаны «Нефтяник»тан Данил Гизатуллин кертте. «СКА-Нева» капкасына икенчесен Ленар Мансуров кертсә, өченчесен Максим Салахов кертте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тик шуннан соң гына, бер уенчыга күбрәк булган «СКА-Нева» җиңүгә бер адым ясады, әмма шунда ук кунаклар капкасына дүртенче алка керде. «Нефтяник»ка җиңүне Ленар Мансуров китерде.

4:1 исәбе белән «Нефтяник» җиңде. Аның җиде матчлы өй сериясе ахырына якынлашты. Хәзер Әлмәт командасы Төмән — Ханты-Мансийск — Красногорск — Мәскәү маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100