news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Пекин командасыннан ике алкага өстен чыгып җиңде

«Ак Барс» — «Куньлунь Ред Стар» уены исәбе — 3:1.

«Ак Барс» хоккейчылары Пекин командасыннан ике алкага өстен чыгып җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» командасы Пекинның «Куньлунь Ред Стар» хоккейчыларына каршы уенда җиңде. Казан хоккейчылары өч алка кертте, уенның гомуми исәбе — 3:1.

Әлеге матчта «Куньлунь Ред Стар» хоккей командасы составында «Ак Барс» сакчысы Андрей Педанның энесе Руслан Педан бар иде, тик «Ак Барс»тагы Андрей Педан уйнамады. «Ак Барс»ның официаль сайтында язылганча, бертуган Педаннарның Континенталь хоккей лигасы матчларында беркайчан да бер-берсенә каршы уйнаганнары юк.

Беренче периодның соңгы секундларында исәп ачылды, «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов алканы, ярты мәйдан аша берүзе алып барып, көндәш команда капкасына кертте (1:0).

Икенче периодта да гол соңгы минутта керде, «Ак Барс» сакчысы Даниил Журавлёв «Куньлунь Ред Стар» капкасына икенче алканы кертте (2:0).

Өченче период. Унберенче минутта Пекин командасы һөҗүмчесе Алексей Торопченко гол кертте (2:1). Уналтынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Тревор Мёрфи үзенең элекке командасы капкасына өченче алканы кертә алды (3:1). «Ак Барс»ка күчкәнче, Тревор Мёрфи «Куньлунь Ред Стар»да уйнады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Любимов — Галимов — Воронков, Лямкин — Хенкель;
  • Песонен — Кормье — Фисенко, Яруллин — Журавлёв;
  • Лукоянов — Бурмистров — Зарипов (Сафонов), Рукавишников.

«Куньлунь Ред Стар»

Смит (Шикин);

  • Вон — Локхарт — Фу, Челиос — Спроул;
  • Лещенко — Шашков — Торопченко, Мозик — Шустр;
  • Лазарев — Николишин — Монахов, Балдаев — Р. Педан;
  • Уэрек — Коллинз — Шинкарук (Баканов), Стариков.

 «Ак Барс» киләсе уенын Чиләбедә үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Трактор» командасына каршы уйнаячак. Матч 1 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100