news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда ГТО нормаларын тапшыра торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2023 елга кадәр барлык районнарда да теләгән һәр кешегә физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган спорт мәйданчыклары пәйда булачак.

2020 елда Татарстанда ГТО нормаларын тапшыра торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча ГТО нормаларын тапшырып була торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Быел әлеге проект ярдәмендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын, Әлмәт һәм Аксубай районнарында ике футбол кырын төзеп кулланышка тапшырырга планлаштырыла.

Чаллыда исә өсте ябулы йөзә торган бассейнны төзү дәвам итәчәк һәм өсте ябулы боз сараена нигез салыначак.

Казанның «Тасма» стадионындагы җиңел атлетика өчен йөгерү юлларына яңа рулонлы япма түшәлер дип көтелә. Республика спорт мәктәпләренә хоккей өчен яңа җиһазлар комплекты, боз катыру машиналары кайтарылырга тиеш. Муниципаль-шәхси хезмәттәшлек кысаларында да яңа спорт объектын төзү буенча проект тормышка ашырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100