news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Ак Барс”ның 5 хоккейчысы Россия яшүсмерләр җыелма командасына чакыру алды

Алар - сакчылар Ринат Вәлиев белән Руслан Трубкин, һөҗүмчеләр Рузәл Галиев, Евгений Лызин һәм Виктор Шахворостов

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия хоккей федерациясе 1-7 февраль көннәрендә яшүсмерләр җыелма командасы өчен күнекмәләр җыены уздыра. Команда Чехиядә халыкара “Дүрт ил” хоккей турнирында катнашачак.
Җыенга чакырылган яшь уенчыларның киңәйтелгән исемлегендә “Ак Барс”ның биш хоккейчысы да бар. Алар - сакчылар Ринат Вәлиев белән Руслан Трубкин, һөҗүмчеләр Рузәл Галиев, Евгений Лызин һәм Виктор Шахворостов, дип хәбәр итә Казан клубының рәсми сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot