news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама һәм Казан хоккей командалары каршылыгында «Ак Барс» җиңде

«Ак Барс» 0:2 исәбенә җиңелеп барды һәм өченче периодның соңгы секундында исәпне тигезләштерә алды.

Түбән Кама һәм Казан хоккей командалары каршылыгында «Ак Барс» җиңде
Владимир Васильев/архив

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Татарстанның ике хоккей командасы каршылыгында җиңүне «Ак Барс» яулады.

«Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы исәбе — 2:3. Уен Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда узды.

Беренче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта, бишкә өч форматында, уйнаганда, «Нефтехимик» һөҗүмчесе Егор Попов исәпне ачты (1:0).

Икенче период. Унбишенче минутта, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, Тимур Хафизов Казан командасы капкасына икенче алканы кертте (2:0).

Өченче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Даниил Тарасов гол кертте (2:1). Тагын бераздан «Ак Барс» хоккейчылары, «Нефтехимик» капкасына икенче алка керде дип, шатланды, тик хөкемдарлар, видеокабатлау караганнан соң, алканың капка сызыгыннан тулысынча үтмәгәнен әйтте. Гол исәпкә алынмады. Периодның соңгы секундында «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров гол кертте, исәп тигезләште (2:2).

Тигез исәп белән төгәлләнгән өч периодтан соң өстәмә вакыт башланды. Овертаймда голлар булмады. «Ак Барс» овертаймның икенче өлешен азчылыкта уйнады, Түбән Кама командасының һөҗүмнәре кискен иде, тик Тимур Билалов капкасына бер алка да кермәде. Өстәмә вакыт тәмамлнгач, капкачы белән бергә-бер калып буллитлар бәрү башланды. Бу мизгелдә «Нефтехимик» капкачысын алмаштырды: бозга Франс Туохимаа урынына Александр Судницин чыкты. Буллит бәрү сериясендә «Ак Барс» өстен чыкты.

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Туохимаа (Судницин)
  • Порядин — Митякин — Хәйруллин, Клок — Сидоров;
  • Секстон — Попов — Галимов, Кнот — Воробьёв;
  • Хафизов — Чивилёв — Шәфигуллин, Петрищев — Березин;
  • Бикмуллин — Шәрифьянов — Шутов, Севостьянов — Новиков.

«Ак Барс»

  • Билялов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Воронков, Кэмпфер — Хенкель;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Булатов — Линдхольм — Панюков, Лямкин — Рукавишников;
  • Лукоянов — Сафонов — Глухов (Квартальнов), Лучевников.

«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәү шәһәрендә булачак. «Динамо» — «Ак Барс» матчы 30 ноябрь 19:30 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100