420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» һәм Череповецк шәһәреннән килгән «Северсталь» командалары көч сынашты. Уен 5:2 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.
Әлеге матчта бозга «Ак Барс» составында бер айлык тәнәфестән соң сакчы Альберт Яруллин чыкты, ул, җәрәхәт алу сәбәпле, 23 октябрьдән бирле уеннарда катнашмаган иде.
Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (1:0). Берничә секунд үтүгә, Найджел Доус көндәш команда капкасына икенче алканы кертте (2:0). Әлеге голдан соң «Северсталь» командасы капкачысын алмаштырды: Владислав Подъяпольский урынына Дмитрий Шугаев чыкты. Тугызынчы минутта «Северсталь» уенчысы Александр Петунин гол кертте (2:1). Периодның соңгы минутында Найджел Доус тагын бер кертелгән алкасы белән дубль ясады (3:1).
Икенче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус, «Северсталь» капкасына өченче алкасын кертеп, хет-трик ясады (4:1). Уналтынчы минутта «Северсталь» һөҗүмчесе Егор Яковлев гол кертте (4:2). Унтугызынчы минутта Казан командасы сакчысы Андрей Педан алка кертте (5:2).
Өченче периодта голлар булмады.
Командалар составы:
«Ак Барс»
«Северсталь»
«Ак Барс» киләсе уенын Балашихада үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Авангард» командасы белән көч сынашачак. Матч 1 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.