news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» Сочидан килгән хоккей командасына җиңелде

«Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов КХЛда беренче уенын үткәрде.

«Ак Барс» Сочидан килгән хоккей командасына җиңелде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Сочи» командасын кабул итте. Әлеге уенда «Ак Барс» 0:1 исәбе белән оттырды.

Бүген һөҗүмче, Казан хоккей мәктәбе шәкерте Кирилл Петров «Ак Барс» өчен 300нче уенында бозга чыкты. Ә 19 яшьлек капкачы Әмир Мифтахов «Ак Барс» составында Континенталь хоккей лигасында беренче уенын үткәрде.

Шулай ук, җәрәхәтеннән соң тернәкләнеп, «Ак Барс» составына кире Владимир Ткачёв кайтты.

Беренче һәм икенче периодларда голлар булмады.

Өченче периодның уникенче минутында «Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтахов КХЛда беренче алкасын керттерде, гол авторы — «Сочи» һөҗүмчесе Степан Старков (0:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Мифтахов (Рейдеборн);

Кара — Кормье — Петрову, Яруллин — Рукавишников;

Галиев — Ткачёв — Зарипов, Педан — Хенкель;

Дыняк — А. Галимов — Лещенко, Лямкин — Журавлёв;

Фрэттин — Основин — Э. Галимов (Ли), Юдин.

«Сочи»:

Шикин (Налимов);

Коллинс — Росен — Стрёмвалль, Бертильссон — Эллис;

Лугин — Точицкий — Шмелёв, Петров — Климонтов;

Рәхимуллин — Калетник — Макаренко, Александров — Назаревич;

Архипов — Томилин — Мосалёв (Старков), Гордеев.

«Ак Барс» 1 декабрь көнне Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәүнең «Динамо» командасын кабул итәчәк. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100