news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел атлетика, ирекле көрәш һәм инвалид балалар өчен йөзү бүлекләре ачыла

Спортның адаптив төрләре буенча бүлекләрне Татарстан башкаласының өч спорт мәктәбендә оештыру күздә тотыла.

Казанда җиңел атлетика, ирекле көрәш һәм инвалид балалар өчен йөзү бүлекләре ачыла
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Киләсе елда Казанда җиңел атлетика, ирекле көрәш һәм инвалид балалар өчен йөзү бүлекләре ачарга ниятлиләр. Бүген өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының 29нчы сессиясендә шул хакта билгеле булды.

Спортның адаптив төрләре буенча бүлекләрне «Атлетика» олимпия резервы спорт мәктәбендә, Вахитов районындагы спорт мәктәбендә һәм «Дельта» йөзү буенча олимпия резервы спорт мәктәбендә оештыру күздә тотыла.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова искәрткәнчә, Татарстан башкаласында Республика балалар-яшүсмерләр спорт-адаптация мәктәбе эшли, анда 131 кеше шөгыльләнә.

«Барлык муниципаль объектларда да махсус әзерлек узган инструкторлар бар. Алар инвалидларны күнегүләр үткәрелә торган урынга кадәр озата бара ала. Әмма аларның барысы да адаптив спорт һәм физкультура буенча тренерлар түгел», - дип ачыклык кертте Вострикова.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot