news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле

Абсолют батыр 100 мең күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле
Энҗе Габдуллина

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры исемен көрәш буенча Россиянең спорт остасы Булат Мусин яулады.

Булат Мусин 110 кг үлчәү авырлыгында беренче урын яулап, абсолют батырга көрәшү мөмкинлегенә ия булды. Нәтиҗәдә, 85 кг авырлыкта батыр калган Ринас Садаровны да отып, 100 мең күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. 

130 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Муса Галләмов исә абсолют батырга көрәшүдән баш тартты.

Булат Мусин тумышы белән Яңа Чишмә районыннан. Хәзерге көндә Казан шәһәренең Яңа Савин районы, «Ак Барс» көрәш сарае өчен бил алыша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100