news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» көрәш бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле

Беренче урынга - 50, икенчегә - 40, өченчегә - 30 һәм дүртенче урын алучы көрәшчеләргә 20 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды.

«Манзара» көрәш бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Ак Барс» көрәш сараенда узган җәйге «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең өч үлчәү авырлыгында да җиңүчеләре билгеле.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. Икенче урын ияләре — 40, өч — 30, дүртенче урын алучыларга 20 мең сум күләмендә акча тапшырылды.

Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез.

85 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:

1 урын — Ринас Садаров (Чувашия)

2 урын — Фаяз Зарипов (Арча)

3 урын — Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

4 урын — Максим Степанов (Мамадыш)

110 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:

1 урын — Булат Мусин (Казан, «Ак Барс» көрәш сарае)

2 урын — Руслан Газизуллин (Лаеш)

3 урын — Эльдар Хәмитов (Яр Чаллы)

4 урын — Илшат Идиатов (Арча)

130 кг га кадәр булган үлчәү авырлыгы:

1 урын — Муса Галләмов (Лаеш)

2 урын — Руслан Абдуллин (Арча)

3 урын — Ринат Дәүләтшин (Кукмара) 

4 урын — Константин Морозов (Мамадыш)

Абсолют батыр исеменә һәм 100 мең күләмендә акчалата призга 110 кг үлчәү авырлыгында батыр калган Булат Мусин лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100