news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттән 63 яшьлек имам Илдус хәзрәт Маликов бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үтте

Илдус хәзрәт «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» плакатын күтәреп йөгерде, ул татар дин әһелләре эшләгән, җирләнгән урыннарга тукталышлар ясады.

Әлмәттән 63 яшьлек имам Илдус хәзрәт Маликов бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үтте

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). 27 мартта Әлмәт районының Салкын Алан авылы имамы Илдус хәзрәт Маликов 110 чакрым йөгерде. Аның юлы Мамадыш районы Соколка авылыннан башланып, Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланды.

Әлеге йөгереш Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Салкын Алан авылына 100 ел тулуга багышланды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Илдус хәзрәт Маликов белән бергә йөгерешкә Татарстанның Карабаш бүлегенең Аксакаллар шурасы башлыгы Фазыл Вәлиәхмәтов һәм Татарстанның Түбән Кама бүлеге Аксакаллар шурасы җитәкчесе Васил Камалов та чыкты. Аларга Илдус хәзрәт Маликовның шәкерте 14 яшьлек Павел Сыбленков да кушылды.

Йөгерүчеләр татар дин әһелләре эшләгән, җирләнгән урыннарга тукталышлар ясады, Илдус хәзрәт үзе «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» плакатын күтәреп йөгерде.

Язгы чыгу сәбәпле, Кама аша боздан йөгерү мөмкин булмаган, Чаллы күпере аша Каманың икенче ягына машина белән барганнар. Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратына тукталып, Таҗетдин Ялчыгол каберенә кереп дога кылды. Хәзрәт Имәнлебаш авылы халкына зиратка керү юлларын кардан чистартып куйган өчен рәхмәт әйткән.

«Йөгереш вакытында Мамадыш районының Атарка авылына туктадык, анда ханнарның резиденциясе булган, догалар кылдык. Ә Түбән Кама районы Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол мәдрәсәсе эшләгән. Шулай ук аны да искә алдык», — диде хәзрәт.


Илдус хәзрәт Маликов йөгерү белән 1980 елдан бирле шөгыльләнә. Ул 2009 елда Кытайда «Тимер кеше» триатлонында җиңү яулаган. 2019 елда +1 градуслы суда 10 чакрымны 24 сәгатьтә йөзеп, рекорд куюга ирешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100