Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш укучылары көрәш буенча район башлыгы бүләгенә ярышларда катнаша
Җиңүче батырлар 22-24 апрель көннәрендә республика күләмендә узачак Минтимер Шәймиев кубогы ярышларында катнашу хокукына ия булачак.
(Актаныш, 29 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш укучылары «Батыр» спорт комплексына район башлыгы Энгель Фәттахов призына татарча көрәш бәйгесенә җыелды. Турнирда 22 мәктәптән 89 бала ике көн дәвамында бил алышачак.
Актанышта балаларның язгы каникуллары һәр төр юнәлеш буенча да файдалы һәм нәтиҗәле уза. Көрәш буенча ярышларда ел дәвамында мәктәпләрдә көрәш секцияләрендә «Иман» яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбе тренерлары күрсәтмәләре белән юнәлешле шөгыльләнүче көрәшче балалар катнашты.
Җиңүче батырлар 22-24 апрель көннәрендә республика күләмендә узачак Минтимер Шәймиев кубогы ярышларында катнашу хокукына ия булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз