news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөзү буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

«Акчарлак» бассейнында 350 спортчы көч сынашты.

Йөзү буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). 23-25 гыйнварда «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты ярышлары булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярышларда республика шәһәрләре һәм районнарыннан 350 спортчы катнашты, алар 50 метрлы бассейнда йөзде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча түбәндәге командара җиңде:

  • 1 урын - Казан-1 (23 848 очко);
  • 2 урын - Яр Чаллы-2 (22 709 очко);
  • 3 урын - Казан-1 (22 183 очко).

Һәр дисциплинадагы шәхси ярыш нәтиҗәләре сылтама буенча бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100