news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киров өлкәсендә татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей уйнадылар

Җиӊүне Урта Шөн авылы хоккейчылары яулады.

Киров өлкәсендә татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей уйнадылар
tatar-congress.org

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елныӊ 25 гыйнварында Киров өлкәсе Нократ аланы Урта Шөн авылында 5нче Төбәкара Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы Кубогы өчен бозда хоккей ярышы узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Ярышта Киров өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы командалары катнашты. Җиӊүне Урта Шөн авылы хоккейчылары яулады.

Хоккей ярышын уздыручылар Киров өлкәсе татарларыныӊ мәдәни-мәгърифәт иҗтимагый оешма җитәкчесе Р.Фәсхетдинов, Нократ аланы район җитәкчесе А.Чернов, Урта Шөн авыл җирлеге җитәкчесе Ф.Ибрагимов.

Чараны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Закиров, Бөтенрәсәй татар авыллары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ф.Галимов зур ярдәм күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100