news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Витязь»ны 4:2 исәбе белән җиңде

Джастин Азеведо «Ак Барс» составында КХЛның бөтен командасына да алка кертте.

«Ак Барс» хоккейчылары «Витязь»ны 4:2 исәбе белән җиңде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә «Витязь»га каршы уенда җиңде. Матч исәбе — 2:4.

Уен сезоны сентябрь аенда башланса да, «Ак Барс» белән «Витязь» өчен бу беренче очрашу булды. Моңа хәтле әлеге ике команда узган сезонда 7 гыйнвар көнне очрашкан иде.

Беренче периодның беренче минутында ук «Витязь» һөҗүмчесе Йоонас Няттинен исәпне ачып җибәрде (1:0). Уналтынчы минутта Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Унберенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джастин Азеведо азчылыкта гол кертте. Хәзер Азеведоның «Ак Барс» составында Континенталь хоккей лигасындагы бөтен командага да алка керткәне бар (2:1). Унбишенче минутта, «Витязь» күпчелектә уйнаганда, Александр Евсеенков алка кертте (2:2). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (2:3).

Өченче период уртасында «Витязь» командасы капитаны Александр Сёмин, Кристиан Хенкельның йөзенә эләгеп, аңа җәрәхәт ясады. Сёмин 5 минутка командасын азчылыкта калдырды һәм матч ахырына хәтле дисциплинар штраф алды. Тугызынчы минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Патрис Кормье командасын тагын бер алкага алга чыгарды (2:4).

Командалар составы:

«Витязь»:

Ежов (Сапрыкин);

Макеев — Моисеев — Сёмин, Пыленков — Катичев;

Йормакка — Бывальцев — Няттинен, Паутов — Лаюнен;

Гребенщиков — Чернов — Варфоломеев, Шинкевич — Головков;

Ларичев — Петраков — Орлович-Грудков (Колтыгин), Евсеенков.

«Ак Барс»:

Билалов (Мифтахов);

Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Лямкин — Викстранд;

Э. Галимов — Галузин — Лукоянов, Юдин — Рукавишников;

Фрэттин — А. Галимов — Ли (Марушев), Хенкель.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Риганың «Динамо» командасын кабул итәчәк. Матч 1 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100