news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» елның соңгы уенында җиңү яулады

Һөҗүмче Владимир Ткачёв беренче тапкыр «Ак Барс»ка каршы уйнады.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Ярославль шәһәренең «Локомотив»ын кабул итте. Уен «Ак Барс» файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.

Әлеге матчта һөҗүмче Владимир Ткачёв беренче тапкыр «Ак Барс» ка каршы уйнады. Ул 23 декабрь көнне «Локомотив»ка күчте, аның урынына «Ак Барс»ка алмашка Степан Санников һәм Николай Аверин килделәр. Алар да бүген беренче тапкыр бозга «Ак Барс» составында чыктылар һәм элеккеге командаларына каршы уйнадылар.

«Локомотив» составында узган сезонда «Ак Барс»та уйнаган хоккейчылар шактый иде: Александр Свитов, Антон Ландер, Андрей Марков, Михаил Сидоров.

Беренче период. Уникенче минутта «Ак Барс» сакчысы Никита Лямкин исәпне ачып җибәрде (1:0).

Икенче период. Сигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Олег Ли алка кертте, гол видеокабатлаудан соң гына саналды (2:0). Тугызынчы минутта Михаил Глухов «Локомотив» капкасына өченче алканы кертте (3:0). Әлеге голдан соң «Локомотив» командасы капкачысын алмаштырды: Илья Коновалов урынына Александр Лазушин чыкты.

Өченче периодта алка кертүчеләр булмады. Шулай итеп, «Ак Барс» 3:0 исәбе белән җиңү яулады, капкачы Тимур Билалов бу сезонда җиденче «коры» уенын үткәрде.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — Кормье — Петров, Лямкин — Викстранд;

Дыняк — А. Галимов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Галиев — Тихонов — Санников, Яруллин — Хенкель;

Фрэттин — Глухов — Ли (Кара), Аверин.

«Локомотив»

Коновалов (Лазушин);

Кудрявцев — Ландер — Ткачёв, Марков — Осипов;

Полунин — Свитов — Красковский, Рафиков — Кронвалл;

Пяярви-Свенссон — Да Коста — Аверин, Черепанов — Савченко;

Каюмов — Алексеев — Коваленко (Беляев), Сидоров.

«Ак Барс»ның киләсе уены 2020 елны булачак. «Ак Барс» 5 гыйнвар көнне Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Чиләбенең «Трактор» командасын кабул итәчәк. Матч 17:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100