«Рубин” чираттагы җыеннарын Төркиядә һәм Испаниядә үткәрәчәк

5 гыйнварда “Рубин” футбол клубы 14 көнгә Төркиягә күнегүләр җыенына китәчәк
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). 5 гыйнвар көнне Казанның “Рубин” футбол клубы 14 көнгә Төркиягә күнегүләр җыенына китәчәк.
Белек шәһәрендә (анда команда “Адора” кунакханәсендә урнашачак) җирле клублар белән ким дигәндә ике спарринг үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә “Спорт-экспресс” газетасы. 26 гыйнвардан 9 февральгә кадәр “Рубин” Испаниянең Эстепона шәһәрендә яшәячәк, ә Марбелье курортының “Марпафут” спорт комплексында күнегүләр үткәрәчәк.
16 февральдән 1 мартка кадәр Испаниянең Ла-Манга курортында тагын бер җыен уза. Анда казанлылар сезон алды турнирында катнашыр дип көтелә. Әзерлекнең соңгы өлешен Австрия, Алмания яки Төркиядә үткәрү күздә тотыла. Әлеге җыенның көнен һәм урынын Ауропаның күнегүләр үткәрү комплексларындагы һава торышы һәм кырларның нинди халәттә булуы билгеләячәк.