news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедән Яна Шакирова Россия чемпионы исемен яулады

20-25 ноябрьдә Орел шәһәрендә каратэ буенча Россия беренчелеге узды.

(Әгерҗе, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗедә яшәүче Яна Шакирова каратэ буенча Россия чемпионы булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

20-25 ноябрьдә Орел шәһәрендә 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар, 14-15 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар, 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында каратэ буенча Россия беренчелеге узды.

Тренер Аракелян Грайр җитәкчелегендә спортчыбыз Яна Шакирова Россия чемпионы булды һәм 1 урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100