Криштиану Роналду туачак баласының кем исемле булачагын әйткән

Футбол йолдызы белән аның кәләше кыз бала көтә.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Мадридның “Реал” клубы һәм Португалия җыелма командасы футболчысы Криштиану Роналду һәм аның кәләше, модель Джорджина Родригес туачак сабыйларына исем сайлаган. Кызга Алана Мартина дип исем кушачаклар икән.

Бу хакта Instagram аша туры трансляция вакытында футболчы үзе хәбәр иткән, дип яза “Известия” чит ил басмаларына сылтама биргән RT телеканалы мәгълүматларына таянып.

Футболчы әйтүенчә, Алана исемен – үзе, ә Родригес – Мартина исемен сайлаган. Сабый ноябрьдә туарга тиеш.

Сүз уңаеннан, Криштиану Роналдуның ике суррогат анадан туган өч баласы – 7 яшьлек кече Криштиану һәм дүрт айлык игезәкләр Матео һәм Ева бар.