news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды

Әлеге мәйданчыкны булдырган өчен «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары һәм Башкарма комитет президиумы әгъзасы, эшкуар, меценат Ринат Әбүзәров һәм аның командасына рәхмәт белдерәләр.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдә Пенза өлкәсенең Городище районы Урта Әләзән авылында тантаналы төстә балалар өчен ирекле көрәш клубы ачылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге проектны «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары һәм Башкарма комитет президиумы әгъзасы, эшкуар һәм меценат Ринат Әбүзәров үз командасы белән бергә гамәлгә ашырган.

Клубны ачу тантанасында шулай ук Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре: Городище мөхтәсибәте җитәкчесе Рифат хәзрәт Әбүзәров, мөфтинең дини мәсьәләләр буенча урынбасары Йосыф хәзрәт Бибарсов, Пенза шәһәре имамы Йосыф хәзрәт Куряев, Урта Әләзән авылы хакимияте башлыгы Рушан Гурдин, татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров һ.б. катнашты.

Кунаклар үсеп килүче буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартырга мөмкинлек бирә торган шундый мәйданчык булдырганы өчен Ринат Әбүзәровның командасына рәхмәт белдерде.

Чара мастер-класслар үткәрү белән төгәлләнде. Якын-тирә районнардан килгән тренерлар балаларга ирекле көрәшнең төп алымнарын күрсәтте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100