news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия кубогы ярымфиналы була

Казан спортчылары Чиләбе һәм Мәскәү өлкәсе командалары белән очраша.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда хатын-кызлар волейболы буенча Россия Кубогының ярымфиналы узачак. Ярышлар 30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Волейбол үзәгендә була. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан спортчылары Чиләбенең «Динамо-Метар»ы һәм Мәскәү өлкәсенең «Заречье-Одинцово» командалары белән очраша.

Җиңүче команда «Дүртлек финалы»на эләгәчәк. Кубокның йомгаклау этабы 19-20 декабрьдә Мәскәүдә «Матч Пойнт» спорт сараенда була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100