news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БДБ илләре уеннары октябрь аена күчерелде

Вируска бәйле вазгыять аркасында алдагы чараларның да күчерелү ихтималы бар.

Казанда БДБ илләре уеннары октябрь аена күчерелде

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанда БДБ илләре уеннары сентябрь аеннан октябрь аена күчерелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сөйләде.

«Уеннарны октябрь башында үткәрергә планлаштырабыз, аларны сентябрьдән күчерәбез. Без дөньядагы вазгыятькә бәйле, шунлыктан алдагы чараларның да күчерелү ихтималы юк түгел», — дип хәбәр итте агентлык әңгәмәдәше.

Өстәвенә, ул тамашачылар белән турнир уздыру мөмкин булырмы икән, диде. «Татарстан чикләүләрне бетерү буенча икенче этапта гына. Тамашачылар исә өченчесендә генә пәйда булачак. Тамашачылар булу эпидемиологик хәлгә бәйле. Зур турнирны уздырганнан соң, санитар хәлнең начараюы белән бәйле мәсьәләләр булуга юл куярга ярамый», дип искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot