news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр

Ралли 2021 елның 2-11 июлендә узарга тиеш.

«Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында X «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейдын киләсе елга күчерделәр. Бу хакта ралли-рейдның рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Килеп туган вазгыятьне исәпкә алып, әзерлек чараларын төгәлләү һәм раллины үткәрү мөмкин түгел. Кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге – безнең төп өстенлек! Мәҗбүри тәнәфестән соң без яңа көч-дәрт белән киләсе елгы ярышларга әзерлек эшләрен башлаячакбыз һәм ул онытылмас вакыйгага әверелсен өчен барысын да эшләячәкбез!» - дип белдерде проект җитәкчесе Владимир Чагин.

Билгеләп үтелгәнчә, оештыручылар инде хәзер үк киләсе елгы раллиның яңа басмасын эшләргә керешәчәк.

Ралли 2021 елның 2-11 июлендә узарга тиеш, финиш Казанда билгеләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100